+22 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Хокук
22 Декабря 2020, 09:35

Почтада да урлашу җаен табалар

Республикада бер почта җитәкчесе 800 мең сумнан артык акча урлаган.

Республикада бер почта җитәкчесе 800 мең сумнан артык акча урлаган.

Якын арада Башкортстанның Бишбүләк районында урындагы почта бүлекчәсенең элекке башлыгы суд каршына басачак.

Тикшерү фаразы буенча, хатын өч ел рәттән чит акчаларны үзләштергән. 2017 елдан 2020 елга кадәр ул 610 мең сумнан артык акча урлаган, алар өч кешегә дивидендлар сыйфатында һәм берсенә эшсезлек буенча пособие сыйфатында күчерелгән булган.

Башкортстан буенча Тикшерү комитеты матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, башлык почта переводларының ялган бланкларын эшли һәм алучыларның имзаларын куя, ә акча алырга тиеш булучыларны, әлегә килмәде, дип алдый.

Шулай ук, хатын кассадан акча үзләштерүдә гаепләнә: зыян суммасы 269 мең сумнан артып китә. Бу хәл чираттагы финанс тикшерүеннән соң ачыкланган.

Ул гаебен таныган һәм 70 мең сумны кире кайтарган.

Фото: Башинформ
Читайте нас