-14 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Хокук
22 декабрь 2020, 16:00

Рамилне чыннан да җәберләгәннәрме?

Читада Икенче көнчыгыш бүлеге хәрби судында узган елда сигез хезмәттәшен атып үтергән Рамил Шәмсетдиновның эшен карау тәмамланды.

Читада Икенче көнчыгыш бүлеге хәрби судында узган елда сигез хезмәттәшен атып үтергән Рамил Шәмсетдиновның эшен карау тәмамланды.

Бүген гаепләү һәм яклау арасында фикер алышу башланды.

Судта ул аткан вакытта аффект хәлендә булуын тагын бер кабат әйтте, гаебен өлешчә таныды, дип белдергән "Азатлык"ка Шәмсетдиновның адвокаты Руслан Нәгыев.

Адвокат әйтүенчә, бүгенге утырышка әзерләнү өчен бер атна вакыт бирелгән һәм бүген гаепләү белән яклау арасында фикер алышу башланган.

Шәмсетдинов сүзләренчә, аткан вакытта ул автоматны биле тирәсендә тоткан, шуңа төбәп ату булмаган. Ләкин дәүләт гаепләүчесе Шәмсетдиновтан нигә капитан Евсеевка тагын берничә тапкыр атуын сорагач, ул җавап бирүдән баш тарткан.

1 декабрьдә судта Рамил 2019 елның 22-25 октябрендә башка хәрбиләр белән "төрле документлар өйрәнгән" бүлмәдә төшерелгән видеоязмалар күрсәтелә. Гаепләү ягы, Шәмсетдиновка һәм башка хәрбиләргә карата көч куллану очраклары ачыкланмады, дип белдерә. Моңа җавап итеп, Шәмсетдинов үзен видеокамералар булмаган бүлмәләрдә кыйнауларын әйтә, мисал итеп кием элгечләре янындагы кечкенә коридорны китерә.

Рамил Шәмсетдинов "Үтерү" һәм "Үтерергә омтылу" мәддәләре буенча хөкем ителә. Аның эшен присяжныйлар суды караячак.

Фото: мк.ру
Читайте нас: