-16 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Хокук
22 декабрь 2020, 15:55

Үтерүчене апасы тоттырган

Стәрлетамакта бүген иртән җәмәгать транспорты тукталышында булган җинаятьнең нечкәлекләре ачыкланды.

Стәрлетамакта бүген иртән җәмәгать транспорты тукталышында булган җинаятьнең нечкәлекләре ачыкланды.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, анда эшкә барганда бер хатынны үтерәләр.
«Иртәнге сәгать 4.30 тирәсендә 59 яшьлек хатын вахта автобусы килә торган тукталышка чыга. Ул троллейбус депосында кондуктор булып эшләгән. Бу вакытта аның янына таныш булмаган егет килә. "Миңа монда иртән кая барырга була?» дип сорый ул. Аңа җавап ошамыймы, әллә аның ничек каравымы, әллә куркуымы — нәтиҗәдә, егет, кесәсеннән пычак чыгарып, хатынга кадый. Аннары качып китә һәм апасына керә. Анысы, нәрсә булганын белеп, ашыгыч ярдәм һәм полиция чакырткан", - дип хәбәр итә "Башинформ" мәгълүмат агентлыгына әңгәмәдәше.
Шикләнелүчегә 22 яшь, ул элегрәк тә тән җәрәхәтләре ясаган өчен хөкем ителгән булган. Стәрлетамакка Ишембайдан килгән.
Мәрхүмә кондуктор булып эшләгән. Ике олы кызы әнисез калган.
Фото: кп.ру
Читайте нас: