-16 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Хокук
22 декабрь 2020, 14:30

Тукталышта кондукторны харап иткәннәр

22 декабрь иртәсендә Стәрлетамакта коточкыч хәл булган.

22 декабрь иртәсендә Стәрлетамакта коточкыч хәл булган.

Сәүдә үзәге янында билгесез кеше троллейбус янында торган хатынга пычак чәнчә. Вакыйга урынына ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре килгән, кызганычка каршы, зыян күрүче һәлак булган.

Социаль челтәрләрдә бу хәлнең берьюлы ике фаразы пәйда булды: я кондукторга кадаганнар, я троллейбус идарәсе хезмәткәрен көткән пассажирга чәнечкәннәр.

Шушы хәлгә шаһит булган кеше әлеге фаҗига урыныннан төшергән фотосурәтләре белән уртаклашкан. Рәсемдә җирдә яткан хатын, аның янәшәсендә «ашыгыч ярдәм» хезмәткәре күренә.

Тикшерү бара, экспертиза билгеләнгән.

Фото: Башинформ
Читайте нас: