+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
22 декабрь 2020, 11:25

Унтугыз ел яшәгән хатынын, аннары үзен...

Сөеклесенең җанын кыйганнан соң берничә сәгать узгач, ирнең социаль челтәрдәге сәхифәсендә сәер язма пәйда булган.

Сөеклесенең җанын кыйганнан соң берничә сәгать узгач, ирнең социаль челтәрдәге сәхифәсендә сәер язма пәйда булган.

.«Безне шундый итеп истә калдырыгыз. Беренче үбешүдән башлап - 19 ел. Бүген финал. Икебезне дә тәкәбберлек харап итте. Хисап 0:0. Ләкин без бәхетле идек. Барыгызга да игелек телим. Мәхәббәтне саклагыз», диелә хәбәрдә.

Фаҗига 18 декабрьдә көндез булган. Түбән Новгород шәһәрендә 37 яшьлек Татьяна исемле хатынны ире атып үтергән. Моңа кадәр хатын, ике тапкыр полициягә мөрәҗәгать итеп, ярдәм сораган булган. Ләкин хокук саклаучылар аны 40 яшьлек вәхши иреннән коткарып кала алмаган.

Татьяна ире Вячеслав белән аерылышырга тели, шуннан соң алар талаша башлый. Бу вакытта хатын иреннән чыгып киткән була инде. Вячеслав пистолет ала һәм хатынга берничә тапкыр ата. Аннары ир үзенә ата һәм үлә.

«Слава мине эзәрлекләде, тезләренә чүгеп, машина каршына ятып, Таняны акылга кертергә сорады. Ул Таняны үтерү белән янады, аның машинасының тәгәрмәчләрен тиште, подъездда саклап торып, аны кыйнады. Славаны алып киттеләр дә аннары иреккә чыгардылар», — дип сөйли мәрхүмәнең дусты.

Ятим калган кызлары хәзер приютта, аның белән психологлар эшли.

Фото: nnovgorod.sledcom.ru
Читайте нас