-21 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
23 декабрь 2020, 17:35

Яңа туган баланы чүплеккә ташлаганнар

Әлеге вакытта аның әнисен эзлиләр.

Әлеге вакытта аның әнисен эзлиләр.

Яңа туган малайның мәетен Мәскәү өлкәсенең Егорьевск шәһәрендә сортларга аеру цехында тапканнар. Сабый мәетен комплекс хезмәткәрләре кергән чүп-чар калдыкларын эшкәртү вакытында күреп ала.

Мәскәү өлкәсе буенча Тикшерү комитеты җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Ольга Врадий сүзләренә караганда, хәзерге вакытта малайның кайчан вафат булуы ачыклана.

- Вакыйга урыны тиешерелде, комплекс хезмәткәрләре, шулай ук хәвефсезлек хезмәте белгечләре сораштырылды, Эчке эшләр органнарына тиешле йөкләмәләр бирелде. Баланың кайчан үлү фактын, шулай ук аның тәнендә эзләр барлыкка килүне билгеләү максаты белән суд-медицина экспертиза үткәрү тәгаенләнде", - дип белдергән ул.

Әлеге вакытта баланың әнисе кем икәне билгеле түгел.

Фото: Риа Новости
Читайте нас в