Башкортстанда туып-үскән ир һәм аның әшнәсе Мәскәүдә таксистка һөҗүм иткән.
Таксист үзе сөйләвенчә, ул Бакунин урамына килгән, анда аны ике клиент көткән.
Әмма автомобиль салонында ирләр машина йөртүчегә ташлана һәм, башына сугып, бөтен акчаларын таләп итәләр. Бәхеткә, таксист тоткарлаучылардан качып, якындагы кибеткә йөгереп керә алган.
Супермаркет хезмәткәрләре аңа беренче ярдәм күрсәткән һәм полиция чакырткан. Хокук сакчылары җинаятьчеләрне шушыннан ерак түгел хостелда тапкан.
Җинаять эше кузгатылган, бер ирдән пистолет алганнар. Ике һөҗүмче дә сак астына алынган.
Фото: Башньюс