Аудиторлар “Красноусол” шифаханәсе эшчәнлегендә 1,7 миллиард сумга якын акчаның нигезсез тотынылуын ачыклады.
Башкортстанның Контроль-исәп палатасы аудиторлары, Гафури районында урнашкан җаваплылыгы чикләнгән “Красноусол шифаханәсе” җәмгыятенең 2017-19 еллардагы финанс-хуҗалык эшчәнлеген тикшереп, зур күләмдәге финанс средстволарының максатсыз һәм законсыз тотынылуын фашлады. Палатаның чираттагы киңәшмәсендә дәвалану учреждениесенең ике еллык эшчәнлегенә бәя бирелде һәм тикшерү нәтиҗәләре буенча материалларны республиканың хокук саклау органнарына тапшыру мәсьәләсе каралды. Шулай ук, тикшерү барышында элекке директорның коррупция белән бәйле булу ихтималлыгы күренгән кырын эшләргә юл куюы ачыкланган. Болардан тыш, 2018-19 елларда шифаханә җитәкчесенең һәм аның хатынының командировка белән бәйле чыгымнар сыйфатында җәмгыятьнең 351,8 мең сум акчасын тотынуы да дәлилләнә. Әйтик, аларның парлашып Железноводскига, Ялтага, “Белокуриха” курортына җәмгыять акчасына “командировка”ларда булуы аудиторларда сорау тудыра. Элекке директорга шәхси максатларда файдалану өчен смартфоннар, башка кыйммәтле техникалар (гомум бәясе 366,6 мең сумлык) сатып алыну да тикшерүчеләр игътибарыннан читтә калмый.
Красноусолдагы минераль су чыганаклары ХVI гасырдан ук мәгълүм. Ул вакытларда урыс дәүләтендә аш тозына ихтыяҗ зур була. Усолка елгасының өске агымында Мәскәү белгечләре тикшеренү эшләре алып барганнан соң, биредә аш тозы чыгару сәнәгать төсен ала. Тарихтан мәгълүм булуынча, 1924 елда БАССР Сәламәтлек саклау халык комиссариаты Красноусол чыганакларына табиб, ике шәфкать туташы һәм пешекчеләр төркеменнән торган бригада җибәрә. Ә завод эшчеләре бирегә дәваланырга килүчеләр өчен берничә агач йорт сала. “Красноусол” курорты тарихы шул елдан башлана.
Шушы вакыт эчендә ул үзебезнең ил төбәкләреннән, чит илләрдән дәваланырга килүче меңнәрчә кешегә сәламәтлеген ныгытырга ярдәм итте. Соңгы 10-15 елда ул танымаслык булып, заманча техно-логияләргә нигезләнгән хезмәтләр күрсәтеп, үз данын дөнья күләмендә таныта башлаган иде.
Кызганычка каршы, дәвалау көченә ия тозы һәм шифалы минераль сулары белән макталган шифаханә соңгы елларда берәүләргә сихәтләнү урыны булса, икенчеләр өчен намуссыз рәвештә үз кесәләрен калынайту чыганагы да булып торган. Башкортстан Контроль-исәп палатасы аудиторлары тикшерүләре нәтиҗәләреннән соң шундый фикер туа.
Хәрәм акча... “корсакны” да тишә
2017 елдан башлап шифаханә 990 миллион сумлык сатып алулар башкарган, шуларның 223,6 миллион сумы законнарны бозу белән бәйле. Учреждение җитәкчелеге, аудиторлар отчетыннан күренүенчә, биредә дәваланучылар өчен туклану продуктларын тәгаен бер поставкалаучыдан һәм югары хаклар белән сатып алган. Кайбер очракларда бәяләр хәтта 2,5 тапкыр арттырылган.
— Тикшерелгән вакыт аралыгында складта булган туклану продуктларын нигезсез гамәлдән чыгару системага салынган. Аңлаешлырак итеп әйткәндә, 296 миллион сумлык азык ничектер “юкка чыккан”. Шулай ук, 60,8 миллион сумлык дару препаратлары, медицина кирәк-яраклары материаллары да нигезсез гамәлдән чыгарылган әйберләр исемлегендә, — диелә аудитор белешмәсендә.
Премия Усолка суы кебек мул ага
Шифаханәнең соңгы елларда матур төзелешләргә өстенлек бирүе яхшы, әлбәттә. Әмма ул хәрам акчага ымсынучыларга баеп калу чыганагы булырга тиеш түгел иде. Нәтиҗәсез тотынылган бюджет акчаларын өелгән кирпечләр астында да яшереп калдырып булмый. Аудиторлар биредә төзелеш-монтаж һәм ремонт эшләре белән танышкач, төрле объектлар буенча 50,6 миллион сум акчаның дөрес файдаланылмавын ачыклый. Әлеге сумманың 35,4 миллион сумы — учредитель һәм оешманың Директорлар советы белән килешенмичә салынган музей төзелешендә. Объектны файдалануга рөхсәт алынмауга карамастан, ул, 2019 елдан башлап, “Бизнес-үзәк” буларак эшли башлаган. Хәтта аның музей икәнен дә истән чыгарганнар. Әйткәндәй, аны төзүдәге проект-смета документациясендә каралмаган эшләр, шулай ук төзелеш материаллары өчен 12,3 миллион сум түләнелә. Ә бөтенләй башкарылмаган эшләр өчен түләнгән акча күләме 1,6 миллион сум тәшкил итә.
Гомумән, биредә акчаның су кебек акканына күптән өйрәнгәннәр, күрәсең. Тикшерүчеләр шифаханәдә хезмәткә түләүдә байтак кына закон бозу очрагы тапкан. Һәм ул сумма 24,6 миллион сумга җитә. Шул исәптән, шифаханәнең эчке эшчәнлек хезмәте документларында каралмаган шартларда 13,6 миллион сум күләмендә премияләр түләнү дә акчаны әрәм-шәрәм итү белән бәйле. Бары тик элекке директорга гына да аның эшчәнлеген дәртләндерүгә бәйсез нигез белән бирелгән премия акчасы 2 миллион сумнан арта.
Түләүсез ял итеп буламы?
— Закон кысаларында билгеләнгән таләпләрне үтәмәү аркасында путевкалар бәясе гомум исәпләгәндә тикшерелгән еллар эчендә нигезсез рәвештә 71,7 миллион сумга арткан, ягъни керемне путевка бәясен күтәреп кенә үстерергә уйлаганнар. 2017-19 һәм 2020 елның тикшерелгән вакытына түләүле медицина хезмәте буенча чыгымнар һәм күрелгән зыян, башка түләүле эшчәнлек нигезсез рәвештә путевка һәм курсовкалар үзкыйммәтендә гамәлдән чыгарылган һәм шуның аркасында аларның үзкыйммәте гомум алганда 172,95 миллион сумга җиткән, — диде утырышта аудитор Владимир Малков.
Җырлатырга өлгермәгән
Контроль-исәп палатасы аудиторларын тикшерү барышында иң шаккатырганы, әлбәттә, ләм белән дәвалау серләре. Ихтимал, соңгы елларда биредә ял итүчеләр бу хәлне ишеткәч, бөтенләй “телсез” дә калыр. Эш шунда: дәвалау үзенчәлекләренә ия ләмне шифаханә лицензия буенча “Сирям-Туба” күленнән алырга тиеш була. Әмма җитәкче җиңелрәк юлга баса һәм оешма территориясендәге күл ләмен генә файдаланырга була. Дәваланучыларны күпме вакыт шул рәвешле алдаганнардыр — анысы арытабангы тикшерүләрдә, мөгаен, мәгълүм дә булыр. Шунысы да кызганыч: биредә савыгып китүчеләр тарафыннан макталган ләм бөтенләй дә тикшерелмәгән һәм бальнеологик параметрлар буенча өйрәнелеп, белгечләр тарафыннан бәяләнмәгән дә. Ләм белән дәвалануда “җир шифасы” үткәргечләренең санитар таләпләр буенча чистартылмавы, юылмавы да куркыныч чирләр таралуга китерүе мөмкин иде. Һәм бу хәл, дип әйтелә аудитор чыгышында, медицина эшчәнлеге белән бәйле хезмәт күрсәтүдә шифаханәдә ял итүчеләрнең тормышына һәм сәламәтлегенә зур зыян салу куркынычын арттыра. Мондый шартларда, билгеле, курортның дәвалану учреждениесе түгел, ә төрле йогышлы чирләр таратуда куркыныч чыганакка әйләнүе дә мөмкин иде.
Курорт минераль сулары белән дә дәвалый. Аның белән тәэмин итү заводка йөкләтелгән. Су ышанычлы чыганактан алына. Тик аны куллану тәртибе генә ышандырмый. Куллану-контроль приборларының су чыганагының үзендә түгел, ә завод цехларында урнашуы лицензия таләпләренә туры килми. Димәк, җир асты хәзинәсенең мотлак читкә юл алу ихтималлыгы да бар дигән сүз. Аудиторлар исәпләп чыгаруынча, чыганактан цехка килеп җитмичә, “югалган” су ай саен — 700 мең сум, елына 9 миллион сумга кадәр керемне алып җиткермәүгә китерә.
Контроль-исәп палатасы белгечләре, шифаханәнең банкротлыкка якынайган күрсәткечләренә нигезләнеп, шундый нәтиҗәгә килде: оешманың түли алмау куркынычы арткан. Һәм аның финанс тотрыклылыгы кимегән. “Курорт эшчәнлеге тикшерелгән елларда җәмгыятьнең төп күрсәткечләре артка тәгәрәү динамикасында, үзкыйммәт үсү темпы керем үсеше тепмына туры килми, шифаханәнең тулай кереме һәм саф табышы да түбәнәйгән”, дип бәяләмә бирде аудиторлар үз чыгышында.
Соңгы сүз. Билгеле, Контроль-исәп палатасы аудиторларының җитди тикшерүе һич тә Башкортстанның моңа кадәр макталган дәвахәнәсе эшчәнлегенә, аның йөзенә тап төшерү белән бәйле түгел. Киресенчә, тикшерүчеләр тарафыннан күрсәтелгән җитешсезлекләр дәвалау учреждениесенә элекке данын кайтарырга булышлык итәргә тиеш.
2020 елның мартында бирегә яңа җитәкче тәгаенләнде. Элекке директор эшчәнлегенә арытаба нинди хокукый бәя бирелер – анысын тикшерүчеләр хәл итәчәк. Кайбер мәгълүмат басмалары хәбәрләренә караганда, шифаханәнең элекке директоры Фаяз Мәҗитовның эшеннән китүе дә сәер проблема белән бәйле. 700 мең сумга ул оешма өчен баян сатып ала һәм шуның белән “җыр яратучы” җитәкче Монополиягә каршы федераль хезмәт тикшерүенә эләгә. Икътисади упкын чигендә торган шифаханә өчен ул кыйммәтле баян ни өчен кирәк булгандыр, анысы билгесез. Һәм шушы хәлдән соң ул вазыйфасын калдыра...
Олег Төхвәтуллин.