Барлык яңалыклар
Хокук
25 декабрь 2020, 12:20

Без капчыкта ятмый

Уфа шәһәренең Киров районы прокуратурасы җинаятьләрне ачу юнәлешендә яхшы күрсәткечләргә ирешә.

Уфа шәһәренең Киров районы прокуратурасы җинаятьләрне ачу юнәлешендә яхшы күрсәткечләргә ирешә.

Күптән түгел башкаланың Киров районы суды биш полиция хезмәткәре һәм аларның ике әшнәсенә карата хөкем карары чыгарды.
2017 елның июлендә Уфадагы 11нче полиция бүлеге башлыгының ике урынбасары участок территориясенә җинаять турындагы хәбәрне тикшерү максатында китерелгән “Тойота Лэнд Крузер 100” автомобилен урлаган. Машина үлгән кешенеке булган һәм 1,5 миллион сумга якын торган. Урланган автомобильне полиция хезмәткәрләре 500 000 сумга саткан.

Ә 2018 елның июнендә гаепләнүчеләр Уфаның ике кешесен наркотиклар саклаган өчен тоткарлаган. Соңрак, җинаять эше ачу белән куркытып, алардан 300 000 сум таләп иткәннәр, ә аннары тоткарланучыларның берсе­нең “Митсубиси” автомобилен үзләштергәннәр.
Суд утырышы барышында аларның өчесе гаебен танымаган. Әлеге бишәү 3 елдан 2 елга кадәр сынау срогы белән 2 елдан 4 елга кадәр шартлы рәвештә ирекләрен­нән мәхрүм ителде.

* * *
Уфада яшәүче ир банк исәбеннән электрон акча урлаган өчен хөкем ителде. Киров районы суды 28 яшьлек ирне Русия Җинаять кодексы­ның 158 мәддәсенең 3 өле­шендә каралган җинаятьләр­нең 2 эпизодында гаепләү белдерде.
Ачыклануынча, узган ел­ның июлендә яшь кеше ки­беттә берәүдән ашыгыч шалтыратырга кирәк дигән сылтау белән телефонын сорап торган, янәсе, үз аппараты сүнгән булган. Мәрхәмәтле граждан телефонын биргәч, җинаятьче телефон номерын җыйган кебек кыяфәт чыгара, чынлыкта исә, әлеге кешенең банк исәбеннән үзенең банк картасына 3270 һәм 3500 сум акча күчерә.
Ул гаебен тулысынча таныган. Элегрәк бу ир урлашу өчен җинаять җаваплылыгына тарттырылган булган. Суд аны 2 елга катгый режимлы колониягә озатты.

* * *
Киров районы судында присяжныйлар 39 яшьлек уфалыга гаепләү карары чыгарды. Ул Русия Җинаять кодексының 111 мәддәсе тарафыннан каралган җинаять кылуда гаепләнә (саксызлык аркасында зыян күрүченең үлеменә китергән сәламәт­леккә авыр зыян китерү).
Судта ачыкланганча, 2012 елның ноябрендә гаепләнүче белән аның бергә исерткеч эчемлекләр кулланган 47 яшьлек күршесе арасында гауга чыга. Ярсыган яшь ир кунагын башта өйдә кыйный, аннары урамда корсагына тибә, бу эчке органнарның өзелүенә китерә. Зыян күрүче дәва­ханәдә үлә.
Җинаять кылучы гаебен танымаган. Ул җинаять эше­нең присяжныйлар тарафыннан каралуын сораган, аларны әлеге җинаятьне кылмаганлыгында алдарга өметләнгән. Яклау ягы актив рәвештә ялган алиби тудырган, шул исәптән намуссыз шаһитлар­ны җәлеп итү юлы белән дә.
Җинаять кылган вакыттан 7 елдан артык вакыт үтүгә карамастан, район прокуратурасы хезмәткәрләренең квалификацияле, грамоталы эше нәтиҗәсендә, 6 присяжныйдан торган коллегия бертавыштан хөкем ителүчене гаепле дип таныды. Присяжныйлар вердиктын исәпкә алып, иргә җәза билгеләнәчәк.

* * *
Киров районы суды 33 яшьлек иргә карата хөкем карары чыгарды, ул Русия Җинаять кодексының 327 мәддәсендә каралган җина­ятьне кылуда гаепләнде (ялган таныклыкны файдалану һәм куллану максатларында сатып алу, саклау).
Ачыклануынча, агымдагы елның гыйнварында яшь кеше Интернет аша водитель таныклыгына заказ биргән, электрон почта аша доку­мент­ларның күчермәләрен җибәр­гән, 25 мең сум акча күчергән, бер айдан почта аша үзенең фотосурәте белән ялган машина йөртү таныклыгын алган. Мартта автомобиль белән идарә иткәндә җина­ятьче ЮХХДИ хезмәт­кәре тарафыннан туктатылган, ул аңа ялган водитель таныклыгын күрсәткән.
Ир гаебен тулы күләмдә таныган. Суд аны 6 айга сынау срогы белән шартлы рәвештә 5 айга ирегеннән мәхрүм итте.

* * *
Киров районы суды Уфа һәм Ырынбур шәһәрләрендә яшәүче 30 яшьлек ирләргә карата хөкем карары чыгарды. Алар Русия Җинаять кодек­сының 228.1 мәддәсендә каралган җинаять кылуда гаепле дип табылган (төркем белән алдан килешү буенча зур күләмдә наркотик чараларын законсыз сатарга маташу)
Судта билгеләнүенчә, агымдагы елның мартында яшь кешеләр арытаба сату өчен наркотик матдәләр сатып алган. Аларга, яшерен урын-закладканы күрсәтеп, Теле­граммның интернет-кушымтасы аша адрес җибәргәннәр. Оператив-эзләү чарасы барышында ирләр тоткарланган, тикшерү барышында 12 грамм­нан артык наркотик пакетлары табылган.
Алар гаепләрен тулысынча таныган. Суд, катнашу дәрә­җәсенә бәйле рәвештә, аларга 7 ел да 6 айдан 8 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү рәве­шендәге җәзаны катгый режимлы холык төзәтү ко­лониясендә үтәүне билгеләде.

Илһам ХӘБИБУЛЛИН,
Уфаның Киров районы прокуроры, юстициянең өлкән советнигы.


Читайте нас: