Яңавылда гаилә низагы коточкыч фаҗигагә китергән.
Алдагы көнне шәһәр фатирларының берсендә билгесез кеше өлкән яшьтәге ханымны швабра белән кыйнаган. Баш һәм аяк-кулы имгәнгән әбине дәваханәгә алып киләләр, ул анда комага китә. Хәзер медиклар аны саклап калу өчен кулдан килгәннең барысын да эшли.
Башлангыч мәгълүматлар буенча, йортта ике ир - әбинең исерек өлкән улы һәм ире булган. Җинаятьченең шәхесен билгеләү өчен пенсионер ханымның күрсәтмәләре кирәк. Туганнары шик астында.
Фото: Башинформ