+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
25 декабрь 2020, 15:20

Уфа уртасында атып үтергән иде...

Уфада үзенең бурычы булган танышын карабиннан атып үтергән 24 яшьлек Андрей Б.ны хөкем итәләр.

Уфада үзенең бурычы булган танышын карабиннан атып үтергән 24 яшьлек Андрей Б.ны хөкем итәләр.

Бу хәл узган елның җәендә Көньяк автовокзал янында булган иде. Гаепләнүче 25 яшьлек Рәсүл бер яшь хатын белән утырган «Лада Приора» янына килә, һәм машинага ата башлый. Зыян күрүче алынган яралардан шунда ук үлә. Хатын да зыян күрә, әмма исән кала - табиблар коткара. Үтерүнең башлангыч мотивы - акча бурычы: Андрейның, янәсе, Рәсүлгә 30 мең сум бурычы булган.

«Эхо Москвы» радиосында һәлак булган кешенең әнисе сөйләвенчә, 23 декабрьдә Югары суд утырышы булган. Анда присяжныйлар катнашкан. Алар шаһитларның күрсәтмәләрен тыңлаган һәм шәһәр үзәгендә аучылык мылтыгыннан үтерү «иҗтимагый куркыныч юл белән кылынмаган» дигән нәтиҗәгә килгән.

Һәлак булган егетнең туганнары моның белән килешми. Алар иң авыр җәза бирдерү яклы, ә присяжныйлар аны йомшарту мөмкинлеген эзли.

Фото: кп.ру
Читайте нас