Уфаның Орджоникидзе районы суды оныгына пычак кадаган хатынга җәза билгеләде.
Суд утырышы вакытында билгеләнүенчә, апрель аенда хатын кызы белән бергә кухняда спиртлы эчемлекләр эчкән, оныгы бу вакытта залда булган һәм компьютерда уйнаган. Бераздан оныгы кухняга керә һәм туганнары белән әрләшә башлый, аңа аларның хәмер эчүе ошамый.
Әби оныгын сүгенүдән һәм кычкырудан туктавын сорый. Шуннан соң хатын аш бүлмәсеннән пычак ала да оныгының күкрәгенә кадый. Үтерү коралын ул раковинага ташлый, шуннан соң бу хәлне күршесенә сөйли. Тегесе ашыгыч ярдәм чакырта.
«Аннары ул пычагын юа, тик нигә моны эшләгәнен аңлата алмый. Берни дә хәтерләмим, чөнки исерек идем, ди. Ул нинди максат белән оныгына пычак чәнчүен дә аңлатып бирә алмый», – дип хәбәр итә судның матбугат хезмәте.
Онык күп кан югалтудан үлгән.
Хатынны гаепле дип таныганнар һәм алты ел да алты айга гомум режимлы холык төзәтү колониясенә озатканнар.