-9 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Хокук
28 декабрь 2020, 22:50

Яңа бина язын ачылачак

Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика Югары судының яңа бинасын карады.

Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика Югары судының яңа бинасын карады.

Аны Пушкин урамындагы инде эшләп килүче суд бинасына терәп салганнар.

Республика җитәкчесе судьялар кабинетларын, административ бүлмәләрне, конференц-залларны, присяжный утырышчылар залларын һәм җинаять коллегиясе залларын карады.

Башкортстан Югары суды Рәисе Земфира Латыйпова яңа бинаны 2021 елның язына ачарга планлаштырулары турында сөйләде. Аның сүзләренә караганда, Русиядә бөтен судларның да эш өчен шундый югары технологияле биналары юк.

– Биредә барлык агымнар да суд эшләренең төрле юнәлешләре буенча бүленгән, - дип билгеләп үтте Земфира Латыйпова. - Санлы архив белән эшләү дә күздә тотыла, анда барлык эшләр дә күчереләчәк.

Радий Хәбиров биредә тудырылган шартларны югары бәяләде һәм яңа бинада судьяларга да эшләү уңайлы булачак, килүчеләр дә үзләрен яхшы хис итәчәк, дип билгеләп үтте.

Фото: главарб.ру
Читайте нас: