0 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
30 декабрь 2020, 20:55

Бәйрәмнәрдә юл инспекторлары каты эшләячәк

Башкортстанның Баш дәүләт автоинспекторы Динар Гыйльметдинов машина йөртүчеләргә кисәтү белән мөрәҗәгать итте.

Башкортстанның Баш дәүләт автоинспекторы Динар Гыйльметдинов машина йөртүчеләргә кисәтү белән мөрәҗәгать итте.

Ул хәбәр иткәнчә, күпләр авыл-шәһәрләрдә яшәүче туганнары янына кунакка барырга планлаштырганда, ә ЮХХДИ бу көннәрдә көчәйтелгән режимда эшләячәк.

"Профилактик чаралар кысаларында транспорт агымында исерек автомобиль йөртүчеләрне һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозучыларны ачыклау максатыннан киңкүләм тикшерүләр уздырылачак, - дип хәбәр итте Динар Гыйльметдинов. - Исерек хәлдә транспорт чаралары белән идарә итүнең ярамавы турында һәр шофер белә. Әмма күпләр, кызганычка каршы, алкогольнең зур булмаган дозасы транспорт белән идарә итү сыйфатына йогынты ясамый һәм юл-транспорт һәлакәтләренә китерә алмый, дип саный».

Алкоголь реакция тизлеген 30-40 процентка киметә, бу юл-транспорт һәлакәтләренә китерә һәм канда тәүлек буе саклана.

«Эчкәннән соң күпме вакыт узгач руль артына утырырга мөмкинлеген исәпләүнең "халык" схемаларына ышанырга кирәкми, Бу күрсәткеч - һәр кеше өчен шәхси. Тәүлек дәвамында машинада йөрүдән тыелып тору яхшырак, чөнки җәмәгать транспортында барып җитәргә, яки такси хезмәтеннән файдаланырга була. Сезнең аңлауга һәм ярдәмгә исәп тотам. Имин юллар сезгә!» — дип мөрәҗәгать итте машина йөртүчеләргә төбәк автоинспекциясе җитәкчесе.

Фото: башинформ
Читайте нас в