Әни булганы кая караган?!
Башкортстанда яшәүче 45 яшьлек ир 11 ел рәттән үз кызларын көчләгән. Куркыныч тарихның нечкәлекләре Яңа ел алдыннан гына ачылган.
Полициягә, әтисен җенси көчләүдә гаепләп, 12 яшьлек кыз мөрәҗәгать иткән. Янәсе, ир аны 9 ел көчли. Тиздән полициягә ирнең 15 яшьлек кызы да килә, ул да әтисе аңа карата 11 ел дәвамында «җенси характердагы гамәлләр» кылды, дип белдерә.
Әти тиешле кеше - бу кызларга үги ата. Коточкыч бу хәлләргә әниләре юл куйган. Ана кеше мондый була алмыйдыр ул...
Фото: ufa.kp.ru