3 гыйнварда Кырмыскалы районында җәяүле катнашлыгында коточкыч авария теркәлгән.
Төнлә Уфа-Инҗәр трассасында ВАЗ руле артында утырган 22 яшьлек егет 41 яшьлек ирне бәрдерә. Соңгысы шул урында һәлак була. Автомобильченең аек булуы билгеле.
Һәлак булучы - Олыкүл авылы кешесе. Хәзер аның туганнары авария шаһитларын эзли.
- 3.01.21 якынча 22: 00 сәгатьтә Сахай юлында минем абыемны машина бәргән. Ул вафат булды. Кемдә дә булса әлеге фаҗига буенча мәгълүмат булса, зинһар, миңа языгыз. Һәр мәгълүмат мөһим, - дип яза аның туганнан туганының кызы.
Сергей үзенең туган көне алдыннан һәлак булган - 7 гыйнварда аңа 42 яшь тулган булыр иде. Аның өч баласы калган.
Фото: кп.ру