-10 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Хокук
9 гыйнвар 2021, 14:25

Баланың кулын антисептик белән яндырганнар...

Бу коточкыч хәл мәктәптә булган.

Бу коточкыч хәл мәктәптә булган.

Бу хакта блогер, алып баручы Виктория Боня үзенең инстаграмм сәхифәсендә сөйләде. Блогерның сүзләренә караганда, антисептикны күп тапкыр куллану аркасында, баланың кулы бозыла башлаган.

- Мәктәптә баланың кулын антисептик белән яндырганнар. Карагыз әле, аның кулы бозыла башлаган. Ни өчен аны куллар бозылганчы файдаланырга кирәк булган соң? - дип сөйли ул.

Арытаба Боня бу гамәлләрне туктату буенча мәктәп җитәкчелегенә мөрәҗәгать иткән. Аңа башка балаларның ата-анасы да кушылган.

- Мондый хәл тагын кабатланса, полициягә гариза язачакмын, - ди ул.

Фото: Виктория Боня сәхифәсеннән.
Читайте нас: