10 гыйнварда Кропачево - Мәсәгуть - Ачыт автомобиль юлының 36нчы чакрымында "Ford Transit" автобуслары бәрелешкән.
Төбәк Дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, автобусларның берсе - Олы Устьикин авылыннан Уфа ягына, икенчесе шул ук маршрут буенча кире юнәлештә китеп барган.
"Хәзерге вакытта юл-транспорт һәлакәтендә ике кеше һәлак булуы билгеле: бер хатын һәм 6 яшьлек бала. Медицина ярдәме сорап 11 кеше мөрәҗәгать итте ", - диделәр ЮХХДИ агентлыгында.
Һәлакәт урынында полиция хезмәткәрләре эшли. Килеп чыккан хәлнең нечкәлекләре ачыклана.
Фото: Башинформ