-10 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Хокук
11 гыйнвар 2021, 16:20

Алты кеше үтерелгән...

Бу - Яңа ел бәйрәмнәрендә генә.

Бу - Яңа ел бәйрәмнәрендә генә.

Яңа ел бәйрәмнәре чорында Башкортстанда алты кеше үтерү очрагы теркәлгән. Бу хакта республика Хөкүмәтендә узган оператив киңәшмәдә Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының җәмәгать тәртибен саклау буенча полиция башлыгы урынбасары вазыйфаларын башкаручы Айдар Зөбәеров хәбәр итте. Узган елдагы белән чагыштырганда, әлеге сан бер очракка азрак.

Шулай ук төбәк полициясе сәламәтлеккә авыр зыян китерүнең дүрт очрагы, алты талау һәм 364 урлау белән бәйле җинаятьләрне тикшерә.

"316 шофер исерек килеш транспорт белән идарә иткән өчен тоткарланган", — дип белдерде Айдар Зөбәеров.

Башкортстан Башлыгы полиция хезмәткәрләренә рәхмәт белдерде һәм: "Аллаһка шөкер, бәйрәмнәр узды..." - дип куйды.

Фото: башинформ
Читайте нас: