+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
11 гыйнвар 2021, 12:25

"Биш тәрәзәне ватып кергән..."

Бер хатынның фатирына ракета эләккән.

Бер хатынның фатирына ракета эләккән.

Полиция Саратовтагы бер фатир тәрәзәләренең зыян күрүе турындагы мәгълүматны тикшерә. Беренчел мәгълүмат буенча, фатирга ракета эләккән.

Фаҗига урынында хокук сакчысы залда һәм аш бүлмәсендә тәрәзәләрнең ватылуын теркәгән. Хатын Яңа ел бәйрәмнәрендә гаиләсе белән өйдә булмавын әйтә. Алар 7 гыйнварда кайтып, фатирда ватылган тәрәзәләрне күргән.

- Бу безнең өчен шок булды. Фатирда салкын, идәнгә ниндидер порошок сибелгән. Нәрсәдер биш тәрәзәне ватып кергән. Ирем фейерверк дип уйлаган иде, әмма аңардан мондый нәтиҗәләр була алмый, - ди зыян күргән хатын.

Бу хәл уенча хокук сакчылары тикшерүне дәвам итә.

Фото: РИА Новости сайтыннан.
Читайте нас