+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
11 гыйнвар 2021, 13:45

Тагын бер коточкыч авария...

Анда 23 яшьлек ике егет һәлак булган.

Анда 23 яшьлек ике егет һәлак булган.

Кичә кич Уфа - Яңавыл автоюлының 85нче чакрымында Үгез авылы янында коточкыч авария булган.

Җиңел машина руле артында утыручы 51 яшьлек ир Мишкә районында яшәүче 31 яшьлек ир идарә иткән чит ил автомобиле белән бәрелешкән.

Фаҗига нәтиҗәсендә "Hyundai Solaris" автомобиле пассажирлары - 23 яшьлек ике егет һәлак булган. Шулай ук юл-транспорт һәлакәтендә ике шофер һәм 24 яшьлек кыз зыян күргән.

Авария факты буенча тикшерү үткәрелә.

Фото: Башньюс
Читайте нас: