Бирегә кешеләр иң катлаулы очракларда мөрәҗәгать итә һәм мотлак яклаучысын таба.
Еллар дәвамында Прокуратура хезмәте бик күп үзгәрешләр кичерде. Еш кына бу ведомство гражданлык институты буларак юкка чыга бара — ел саен аның ниндидер функцияләрен алалар, дигән сүзләр яңгырый. Чыннан да, оештырылган вакытыннан ук Прокуратура кемгәдер комачаулаган.
Патшага губернаторлар зарланган, янәсе, бу эшлексезләр безгә кирәкми, үзебез дә урыннарыбызда җинаятьчелекне җиңә алабыз. Әмма әле беркем дә Прокуратурадан акыллырак һәм дөресрәк бернәрсә дә уйлап чыгармаган.
Ә менә функцияләре җәһәтеннән бәхәсләшергә мөмкин, үз тикшерүчеләре булганда күп мәсьәләләр тизрәк хәл ителә иде һәм тикшерү сыйфаты да яхшырак булды. Бу — Прокуратура хезмәткәрләренең үз фикере. Һәм алар белән килешми булмый.
Соңгы биш елда республика Прокуратурасына мөрәҗәгать итүчеләр саны ел саен өч-дүрт процентка арта. Моны, аерым алганда, кешеләр виртуаль челтәр мөмкинлекләрен активрак үзләштерә, интернет-кабул итү бүлмәсеннән ешрак файдалана башлаулары белән дә аңлатырга мөмкин. Тик гаделлек өчен шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: халыкның Прокуратурага булган ышанычы бу факторны исәпкә алмыйча да арта.
Мөрәҗәгатьләрнең уннан бер өле-ше хезмәт законнарын бозу мәсьәләләренә туры килә. Һәр өченче очракта шикаятьләр объектив булган, һәм кешеләргә ярдәм күрсәтелгән. Сорауларның өч проценты диярлек балигъ булмаганнарның бозылган хокукларын яклау һәм тергезүгә кагылышлы, аларның һәр икенчесе нигезле.
Прокурор күзәтчелеге иң мөһим дип санаган өлкәләр бармы? Кеше проблема белән очрашкан бөтен нәрсә: хезмәт хакын вакытында түләмиләр, баланы үпкәләттеләр, дольщиклар түбәсез калды, авыру кешегә кирәкле медицина ярдәме күрсәтмә-деләр, әнисенең бердәнбер улын үтерделәр — барысы да мөһим.
Республика Прокуратурасына ел саен йөз меңнән артык мөрәҗәгать килә. Гражданнар аеруча еш бозылган хезмәт хокукларына, атап әйткәндә, хезмәт хакын түләмәү, эш бирүченең хезмәт мөнәсәбәтләрен рәсмиләш-терүдән баш тартуына зарлана. Торак законнарын бозуга карата шикаятьләр күп. Моннан тыш, депутатлар исеменә һәм төрле инстанцияләргә килгән мөрәҗәгатьләр шулай ук Прокуратурага җибәрелә. Нәтиҗәдә, әлеге ведомствоның бик зур эш күләме килеп чыга.
Төрле фондларда акционерларның һәм вкладчыларның хокукларын бозу өлкәсендә мөрәҗәгатьләр саны да елдан-ел арта. Гомумән, бу фондлар белән хәлләр аңлашылып бетми. 1992 елдан башлап безнең ил бу финанс пирамидалары аша берничә тапкыр узды. Әмма әлегә кадәр кешеләр мошенникларга үзләре барып акча тапшыра. Хәтта “Теләсә нинди суммаларны бушлай бирәбез” кебек шикле рекламалар да аларны сагайтмый. Һәм бу финанс оешмалары гөмбә кебек үсә. Әлбәттә, прокуратура аларның һәр-берсе буенча җентекле тикшерү үткәрә.
Прокуратура сайтында “Корруп-циягә каршы тору” рубрикасы, ә анда “Коррупция фактлары турындагы хәбәрләр өчен кире элемтә” бүлеге бар. Бу кире элемтә эшлиме? Әлбәттә. Бу — кешеләр мөрәҗәгать итә ала торган тәрәзә. Һәрхәлдә, бер генә мәгълүмат та тикшерелми калмый. Һичшиксез, республика халкы белән үзара хезмәттәшлекнең мондый формасы кирәк һәм үз нәтиҗәсен бирә.
2019 елда коррупция чагылышлары өчен вазифалы 1 мең 236 кеше җаваплылыкка тарттырылган, шул исәптән дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр. Шулай ук коррупциягә каршы көрәш күренешләрен булдырмауны күздә тоткан оешмаларның 254 хезмәткәре. Җитди коррупцион хокук бозулар өчен ышаныч югалту сәбәпле эштән бушату каралган — шушындый нигез буенча төрле дәрәҗәдәге уналты түрә үз вазифаларынан мәхрүм ителгән. Барлык бу эшләр турында мәгълүматны Прокуратура сайтында табарга мөмкин. Былтыргы күрсәткечләр дә бу саннардан әллә ни аерылмастыр.
Ришвәтләр буенча рейтингның беренче юлларын бүген нинди өлкә алып тора, дигән сорауга җавап та еллар дәвамында үзгәрешсез кала: медицина, мәгариф, полициянең юл хезмәте. Кешеләр аларга ришвәт бирү гадәтеннән берничек тә арына алмый.
Прокуратура хезмәткәрләре судларда дәүләт гаепләүчесе сыйфатында чыгыш ясый. Ә алар шиклә-нергә генә түгел, ә дәлилләрне бәяләргә, шаһитларны, гаепләнүчеләрне тыңларга тиеш. Аңлашыла, соңгы-лары фактларны һәм гамәлләрне үз файдасына борырга тырыша, еш кына ялганлыйлар. Кайвакыт алар арасында чын артистлар очрый, алар зур уңыш белән чыгыш ясый, бигрәк тә присяжныйлар утырышчылары каршында. Закон буенча, хакимнәрнең хөкем ителүче турында сөй-ләргә хаклары юк. Мәсәлән, аның үтерү, көчләү, тагын нәрсәдер өчен берничә тапкыр хөкем ителүе турында, чөнки бу гадел карар чыгаруга йогынты ясаячак. Шуңа күрә рецидивистлар үз хокукларыннан актив файдалана һәм присяжныйлар судын сайлый.
Прокуратурада нинди кешеләр эшләргә тиеш? Шәхси вакытын онытырга әзер булучылар. Очраклы гына погоннар тагып йөрми шул алар. Аларга башкача ярамый. Гражданнарны күчмә кабул итүләрне күз алдына китерегез, анда 20-30 кеше язылган, һәм һәркайсы үз бәхетсезлеге белән. Чара күрмәсәң, соңыннан ничек тыныч күңел белән йокларга? Ул чагында юридик конторага эшкә китү яхшырак. Девизлары? Аерым девиз юк, һәрвакыт кешеләргә ярдәм итәргә! Шул гына!
Резеда ГАЛИКӘЕВА.