Быел Башкортстанның шәһәр һәм районнарында түләүле медицина учреждениеләре ачылачак.
Узган ел ахырында шундый яхшы хәбәр алдык. Дәүләт думасы өченче укуда исерек хәлдәге, үзе хәрәкәт итә алмаган кешеләргә ярдәм күрсәтү өчен төбәкләргә һәм муниципалитетларга махсус учреждениеләр булдыру хокукын бирүче закон кабул итте. Заманында айныткычлар буйлап күп йөрергә, аларның эшен яктыртырга туры килде. Кызык та, кызганыч та хәлләр дә булгалады. Хәтеремдә, Уфаның Совет районы айныткычы җитәкчесе Индира исемле ханым иде. Бервакыт аның белән сөйләшеп утырганда: “Хатын-кызлардан айныткычларга нинди һөнәр ияләре ешрак эләгә?” — дип сорадым. “Квалификацияләрен күтәрергә килгән укытучылар”, — дип җаваплады Индира ханым. Ул үзе күргәнне, белгәнне әйтте, мин ишеткәнне яздым, мәкалә чыкты. Шуннан башланды инде. Тәүдә укытучылар күтәрелеп чыкты, аларга Мәгариф министрлыгы чиновниклары кушылды...
Ләкин фактлар кәгазьдә, барысы да теркәлгән. Бераздан шау-шу тынды, ләкин шушы хәлдән соң квалификация күтә-рергә килүче укытучылар саны кимегән, диләр... Әйе, шундый хәлләр булгалады. Инде менә тагын айныткычлар ачылырга тора. Теге яки бу йомыш белән зур шәһәрләргә килүчеләр саграк булсыннар иде, дип әйтәсем генә килә.
Исегезгә төшерәбез: кешене урамда туңудан яисә җинаять корбаны булудан коткарган учреждениеләр системасы 2011 елда ябылды. 100 елга якын, 1992 елга кадәр, айныткычлар Эчке эшләр министрлыгы карамагында эшләде, аннан соң аларның функцияләре медицина учреждениеләренә күчте.
Закон проекты авторла-рының берсе, Дәүләт думасы депутаты Зариф Байгускаров белдерүенчә, Русиядә айныткычлар системасын тергезү зарурлыгы күптән туган иде.
“Шул вакыттан бирле исерекләрне беркем дә җыймый, дип әйтергә була. Ел саен илдә 10 меңнән артык, Башкортстанда, төрле мәгълүматлар буенча, 170тән 203кә кадәр кеше исерек килеш һәлак була. Һәм бу туңып, инвалидлык алган дистә-ләрчә мең кешене исәпләмичә генә. Моннан тыш, җинаятьләрнең 30 проценттан артыгы исерек хәлдә кылына. Бу закон нигезендә хәзер субъектларда, әйтик, Башкортстанда, муниципаль берәмлекләрнең айныткычлар оештыру мөмкинлеге булачак. Муниципалитетларның моңа уңай каравын бе-ләм, башлыклар белән сөйләш-тем, аларның сүзләренә караганда, әлеге башлангыч бик вакытлы, чөнки туңып үлүчеләр күп. Айныткычлар социаль учреждениеләр базасында, я буш биналарда төзелергә мөм-кин”, — диде Зариф Байгускаров.
Яңа закон нигезендә Русия субъектларында айныткычларны дәүләт-шәхси партнерлык нигезендә ачу мөмкинлеге дә каралган, бу әлеге төбәкләргә шушы төр клиентлардан хезмәт күрсәткән өчен тиешле түләү алырга мөмкинлек бирәчәк.
“Медицина ярдәме күрсәтү, төн куну тәүлегенә якынча ике мең сум торачак, — диде депутат. — Без бер үк вакытта “Полиция турындагы закон”га үзгәрешләр керттек, хәзер исерек кешеләрне полиция хезмәт-кәрләре алып киләчәк. Моңа кадәр аларның андый вәкаләт-ләре юк иде. Исерекләрне медучреждениеләргә гади халык та алып килә ала. Ашыгыч ярдәм кирәк булса, кешене монда фельдшер карый. Айныгач, ул билгеле бер вакыт эчендә учреждениедә булган өчен түләргә тиеш булачак. Әгәр төн үткәннән соң да син әле һаман айнымагансың, дип 2-3 тәүлек тотарга уйласалар, нишләргә? Ул кемгә ярдәм сорап мөрәҗәгать итә ала? Баш тарткан очракта, документлар бурычны түләтү өчен суд приставлары хезмәтенә тапшырылачак. Тик, мин моның белән ниндидер кыенлыклар килеп чыгар дип уйламыйм. Киресенчә, гомерен саклап калган өчен рәхмәт әйтәчәкләр. Әгәр без шул рәвешле 20-30 кешене генә булса да һәлакәттән һәм инвалидлыктан коткарачакбыз икән, димәк, тырышлыгыбыз юкка булмаячак”.