-10 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Хокук
12 гыйнвар 2021, 12:00

Таксистка һөҗүм иткәннәр

Уфада шундый коточкыч хәл булган.

Уфада шундый коточкыч хәл булган.

Кичә Уфада пассажир такси йөртүченең телефонын урлый, аңа берничә тапкыр отвертка белән бәрә һәм вакыйга урыныннан кача. Бу хәл Октябрь проспектында булган.

Росгвардиячеләр шикләнелүчене кайнар эздән тоткарлаган. Ул Уфада яшәүче 41 яшьлек ир булып чыга.

Җинаятьче такси йөртүче багажнигыннан сумканы алган мизгелдән файдаланган һәм салоннан аның телефонын урлап качарга маташкан.

Машина йөртүче, моны күреп, аны куып китә. Җинаятьчене куып җитеп, ул урланган телефонны кире кайтаруны таләп итә, тик тегесе берничә тапкыр аның җилкәсенә отвертка белән суга. Шуннан соң хокук бозучы торак йорт подъездында яшеренгән.

Шикләнелүчене полиция хезмәткәрләренә тапшырганнар. Тикшерү бара.

Фото: башньюс
Читайте нас: