+3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
12 гыйнвар 2021, 19:30

Туганнары ут йотты...

Караидел елгасы буенда 14 яшьлек кыз югалган иде.

Караидел елгасы буенда 14 яшьлек кыз югалган иде.

Уфада, 9 гыйнвар кичендә, Караидел елгасы янындагы урман полосасы янында 14 яшьлек кыз югалган иде. Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты коткаручылары, кинологлар һәм “Лиза Алерт” хәрәкәте волонтерлары аны төн буе эзләделәр. Эзләүчеләрдән торган төркемнәр урман, шәхси секторлар, күпкатлы йортлар ихаталарын карады, тик үсмер беркайда да табылмады.
"Кыз 10 гыйнвар кичендә туганнарында табылган", - дип хәбәр иттеләр Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәтендә.
Коткаручылар шул хакта искәртә: әгәр сезнең туганыгыз югалса һәм аны мөстәкыйль эзләүләр уңышсыз тәмамланса, ярдәм сорап “112” номеры буенча мөрәҗәгать итәргә һәм операторга югалу турында хәбәр итәргә кирәк. Аның исеме, туган көне, билгеләре (алар турында онытмагыз), кием-салымы, югалган вакыты, кая китүе, телефон номеры һәм үз мәгълүматларыгызны бирергә кирәк.

Фото:Госкомитет по ЧС РБ
Читайте нас: