+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
13 гыйнвар 2021, 11:17

Өлкән кешене бита белән тукмап чыккан

Октябрьскийда булган бу хәл күпләрдә нәфрәт тудырды.

Октябрьскийда булган бу хәл күпләрдә нәфрәт тудырды.

Октябрьскийдан 71 яшьлек пенсионер билгесез бандит кулыннан зыян күрә. Ул хокук саклаучыларга гаризасында зыян күрүче ир-егетнең өенә бәреп керүен, кыйнавын һәм ноутбугын урлавын язган.

Соңрак Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы тикшерүчеләре «чакырылмаган кунак» пенсионерның 31 яшьлек улының дусты булуын ачыклый.

«Ир-егет гаебен тануы турында күрсәтмәләр бирде. Башлангыч мәгълүматлар буенча, шикләнелүче зыян күрүченең улына үпкәләгән. Тик аның дусты өйдә булмаган һәм йорт басучы, өлкән яшьтәге кешене кыйнап, ноутбугын урларга булган», — ди хокук саклаучылар.

Җинаять эше кузгатылды. Тоткарланган кеше сак астына алынган.

Фото: "Башинформ"
Читайте нас