-13 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Хокук
13 гыйнвар 2021, 14:35

Светофорда баланы бәрдергән

Җәяүлеләр өчен яшел ут януына карамастан.

Җәяүлеләр өчен яшел ут януына карамастан.

Уфада 12 гыйнварда көндез 13 яшьлек баланы автомобиль бәрдергән, дип хәбәр итә ЮХХДИ бүлеге.

Менделеев урамында 39 яшьлек хатын "Рено Сандеро"да урамга борылган вакытта 13 яшьлек кызны бәрдергән, ул җәяүлеләр кичүе зонасында светофорның рөхсәт итүче сигналына юл аркылы чыгып барган булган. Укучы төрле җәрәхәтләр белән дәваханәгә мөрәҗәгать иткән.

Машина йөртүчеләргә кышын юлларда аеруча сак булырга кирәк. Светофорлар, җәяүлеләр чыгу урыннарында тизлекне киметү зарур. Җәяүлеләр үзләре дә юлны як-якларына каранып, машина юклыгына инанып чыксын иде.

Фото: АиФ
Читайте нас: