Стәрлетамакта җитди авария булган.
Авария биредәге Бабушкин урамында теркәлгән.
Юл-транспорт һәлакәтендә 21 яшьлек тракторчы гаепле дип табыла. Башлангыч мәгълүматларга караганда, юлга борылып чыкканда ул хәрәкәт итүче машинага юл бирмәгән.
Бәхеткә, авария нәтиҗәсендә беркем дә зыян күрмәгән. Ике техника да шактый зыян күргәннәр. Юл-транспорт фаҗигасе факты буенча тикшерү үткәрелә.