+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
14 гыйнвар 2021, 13:25

Балалар нәрсәдән агуланган?

60тан артык баланың агулануын Яңа ел бүләгеннән күргәннәр иде.

60тан артык баланың агулануын Яңа ел бүләгеннән күргәннәр иде.

Дагыстанның Буйнакск шәһәрендә 70тән артык кешенең, шул исәптән 61 баланың, агулану сәбәбе билгеле булды. “Роспотребнадзор”ның төбәк идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, агулануның сәбәбе эчә торган суны санитар таләпләрне бозып бирүгә бәйле.
Ведомство мәгълүматларына караганда, 11-13 гыйнвар көннәрендә Буйнакск халкы арасында көчле эчәк инфекциясе белән авыруның 71 очрагы теркәлгән, аларның 61е 17 яшькә кадәр балаларга туры килә. 55 кеше агулану билгеләре белән дәваханәгә урнаштырылган, шуларның 45е — балалар.
Инфекция учагын локальләштерү һәм бетерү максатында ведомство профилактика һәм эпидемиягә каршы чараларның тулы комплексын оештырган. Буйнакск халкына бирелә торган эчә торган суның сыйфатына лаборатор контроль көчәйтелгән.

Фото: activityedu.ru
Читайте нас: