+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
14 гыйнвар 2021, 14:07

Владимир Санкинга хөкем карары чыгарылды

"Йолдыз"лар адвокаты Шота Горгадзе яклавы ярдәм иткәнме?

"Йолдыз"лар адвокаты Шота Горгадзе яклавы ярдәм иткәнме?

Уфа егете Владимир Санкинны Калинин район судында педофилиядә шикләнелүчене үтергәнче кыйнауда гаепле дип табалар. РИА Новости агентлыгы судка сылтама белән аны сигез елга ирегеннән мәхрүм итүләре турында хәбәр итә.

"Зыян күрүченең үлеменә китергән сәламәтлеккә алдан уйлап зыян китерү турындагы маддә буенча санкцияне катгый режимлы колониядә җәза үтәп, 8 елга ирегеннән мәхрүм итү каралган", - дип хәбәр итә Калинин район суды вәкилләре.

Уфа егете Владимир Санкин педофилны 2020 елның 30 гыйнварында кыйный. Суд Владимирга өй аресты рәвешендә чик кую чарасын сайлаган иде, шулай ук ул үтергән кешенең гомерендә соңгы минутлары турында кадрлар дөнья күрде.

Хәбәрдар чыганак Владимирның элек тә закон бозулары турында хәбәр итте. Ул судка әнисе, хатыны, дуслары белән бергә, күтәренке кәефтә килгән. Үзенең җиңеп чыгачагына ышанган, күрәсең. Әмма утырыш нәтиҗәләре буенча присяжныйлар аны гаепле дип тапкан.

gorobzor.ru
Читайте нас: