Танылган адвокат Шота Горгадзе Уфа егете Владимир Санкинның эшен Русия Югары судына җиткерергә җыенуын раслады.
«Безгә бу суд нәрсә әйтергә тели? «Көчләүчене, яки көчләргә омтылучыны күрсәгез, тыкшынмагыз, үз юлыгызда булыгыз! Югыйсә, сез 8 елга төрмәгә утырачаксыз!» - дип язган Горгадзе Телеграммда. — Мин конспиролог түгел, тик бу педофиллар лоббиеның (ул бөтен дөньяда шактый йогынтылы) гражданнар җәмгыятенә «Безнекеләргә кагылмагыз!» дип әйтергә теләве түгел микән? Мондый хөкем карарыннан соң Владимир Санкинның язмышын белгәч, сез нишләр идегез? Үтеп китәр идегезме?»
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: Владимир Санкин, суд карары игълан ителгәннән соң (8 ел катгый режимлы колония), журналистның, үз гамәлегезгә үкенәсезме, дигән соравына: «Юк!» дип җавап биргән.
Элегрәк Владимир Санкин 2020 елның 30 гыйнварында балаларны педофилдан яклавы турында хәбәр иткән иде. Үсмерләр Владимирдан ярдәм сораган. Ир 54 яшьлек уфалыны кыйнаган. Аның кыйнавы үлем белән тәмамланган.
Фото: башинформ