-14 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Хокук
15 гыйнвар 2021, 11:30

"Улым белән горурланам!"

Сигез елга катгый режимлы колониягә хөкем ителгән Владимир Санкинның әнисе шулай дигән.

Сигез елга катгый режимлы колониягә хөкем ителгән Владимир Санкинның әнисе шулай дигән.

"Ул барыбер шулай эшләр иде. Дөрес эшләгән! Мин улым белән горурланам! Аның турында нәрсә сөйләсәләр дә, ул дөрес эшләде!", - дигән Галина Санкина.

Бу хәл узган елның февраль башында булган иде. Балаларны яклап, педофилны үтергән Владимир Санкин турында чит ил матбугатында да яздылар, ә Санкинны яклаучы петиция Интернетта 60 меңгә якын имза җыйган.

Аның тарафыннан үтерелгән 54 яшьлек Владимир Зайцев элегрәк балигъ булмаганнарга карата җенси характердагы көчләү гамәлләре өчен хөкем ителгән. Фаҗигагә кадәр берничә ай кала ир, 11 ел гомерен төрмәдә үткәреп, иректән мәхрүм итү урыннарыннан азат ителгән булган.

Фото: башньюс


Читайте нас: