-10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Хокук
16 гыйнвар 2021, 22:50

Үсмерләр педофилдан зыян күргәнме?

Педофилны үтергән Владимир Санкинның сигез елга хөкем ителүе киң җәмәгатьчелек арасында канәгатьсезлек тудырды.

Педофилны үтергән Владимир Санкинның сигез елга хөкем ителүе киң җәмәгатьчелек арасында канәгатьсезлек тудырды.

Башкортстан буенча Тикшерү идарәсе Санкинны яклау турындагы берничә хәбәрдән соң рәсми заявление бастырды һәм педофил-рецидивистның үсмерләргә "бәйләнүе"нең детальләрен ачты.

Тикшерү барышында Санкин үлгән иргә тән җәрәхәтләре ясаганчы, соңгысының ике балигъ булмаган баланың җенси кагылгысызлыгына каршы нинди дә булса актив гамәлләр кылмавы, аларга карата физик көч кулланмавы, аларны тотмавы һәм янамавы ачыкланган. Элегрәк һәлак булган ир фатирында үсмерләргә 1500 сум күләмендә акчалата бүләк өчен үзләренең җенси органнарын күрсәтергә тәкъдим иткән. Үсмерләр бу гамәлләрне кылудан баш тарткач, алар ирнең фатирыннан ирекле рәвештә чыгып киткән", - дип хәбәр иттеләр республика Тикшерү комитеты матбугат хезмәтендә.

Тикшерү фаразы буенча, аннары үсмерләр бу ирнең тәрәзәсенә кар бәрә башлый, шунда Санкинны очраталар. 34 яшьлек хөкем ителүче балаларның сөйләвен ишеткән һәм исерек хәлдә педофилны кыйнарга булган. Криминалистлар һәлак булган педофилның үсмерләрне эзәрлекләмәвен ачыклаган.

«Гаепләнүче мәрхүмне нык кыйнаган, аны урамда салкында 4 сәгатьтән артык карда яткырган, нәтиҗәдә, соңгысы үлгән", — дип аныклый тикшерүчеләр.

Ир үсмерләргә тәкъдим иткән акчаларны Санкин бүлешә: үзенә мең сум калдырган, тегеләргә 50 сум биргән.

Тикшерү вәкилләре Санкинның зыян күрүчедән саклануда ихтыяҗы булмаган дигән нәтиҗәгә килгән, чөнки ирдән реаль куркыныч янамаган.

Элегрәк Владимир Санкинны яклап танылган шәхесләр чыгыш ясавын хәбәр иткән идек.

Фото: Башинформ
Читайте нас в