-4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
16 гыйнвар 2021, 16:55

Тикшерүчегә барганда тагын бер җинаять кылган

14 гыйнварда Уфа полициясенә 24 яшьлек кеше мөрәҗәгать иткән.

14 гыйнварда Уфа полициясенә 24 яшьлек кеше мөрәҗәгать иткән.

Егет талау корбаны булуын хәбәр итә.

Баксаң, «Школьная» тукталышыннан ерак түгел билгесез егет аның кыйммәтле наушникларын талап алган. Урлаганнан соң, җинаятьче егет аның артыннан барса, телефоннан да мәхрүм ителәчәк, дип яный.

Вакыйга урынына полиция хезмәткәрләре килә, алар җинаятьне әлеге вакытта тикшерүче янында булган 19 яшьлек егет кылуын ачыклый. Ул элегрәк кылынган караклык өчен тотылган булган икән инде.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, аны тикшерүче элекке урлашуы өчен сорау алырга чакырган. Юлда егет зыян күрүчене очрата. Аны талап, полиция бүлегенә юнәлә.
Хәзер тоткарланучы гаебен таный. Урланган әйбер хуҗасына кайтарылган.

Фото: башньюс
Читайте нас: