Ни өчен?
Ксения Собчак абунәчеләргә коронавируска иммунитеты булмаган кешеләргә карата нәфрәт уяткан өчен прокуратурага гариза язуларын хәбәр итте.
Бу, янәсе, "Елның төп яңалыклары мотивлары буенча кровавый мюзикл" ролигында әйтелгән булган.
"Коронавируска антитәнчекләр булмаган кешеләргә карата мыскыл итү сүзләре кулланыла. Гражданка Собчак үзен йоздыз, дип саный. Димәк, аның сүзләренә күп кеше ышанырга мөмкин. Собчак гомум билгеләре — антитәнчекләр булмаган кешеләр төркеменә карата нәфрәт уята дигән нәтиҗә ясарга мөмкин", — диелгән прокуратурага килгән гаризада.
Собчак Русия Җинаять кодексының 282нче мәддәсе буенча җинаять җаваплылыгына тарттырылырга мөмкин. Аның буенча 1,5 төрмә җәзасы да каралган.
Фото: pravda.ru