+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
18 гыйнвар 2021, 11:25

Баш мөхәррирне үтергәннәр

Гаепленең кем икәнлеге билгеле, диләр.

Гаепленең кем икәнлеге билгеле, диләр.

"Рязань.Лайф"ның баш мөхәррире, 33 яшьлек Жанна Шеплякова 15 гыйнварда кич белән үлгән.

Хокук сакчылары мәгълүматларына караганда, гаилә ызгышыннан соң, ире аны пычак белән кискәләгән, ә аннары, балаларын алып, башка төбәккә киткән.

Бераздан хокук сакчылары 38 яшьлек ирне тоткарлый һәм аннан вакытлыча туганнары тәрбиясенә тапшырылган балигъ булмаган балаларын тартып ала.

Кеше үтерү турындагы мәддә буенча җинаять эше кузгатылган, тикшерү дәвам итә.

Әлеге гаилә аерылышу процессында булган, 13 һәм 10 яшьлек ике малай үстергәннәр. Ир нык көнләшкән, шуның нәтиҗәсендә әлеге җинаять кылынган...

Фото: кп.ру
Читайте нас: