-1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
18 гыйнвар 2021, 18:30

Дознаватель кыз 100 миллион сум таләп итә

Уфада дознаватель кызны көчләү эшендә һаман нокта куела алмый.

Уфада дознаватель кызны көчләү эшендә һаман нокта куела алмый.
Бүген, 18 гыйнварда, Башкортстан Югары судында, кассация суды хөкем карарын гамәлдән чыгарганнан соң, эшне тыңлауны 2021 елның 29 гыйнварына кадәр кичектерделәр.
Искәртеп узабыз, 2019 елның декабрендә өч полицейскийны, көчләүдә гаепләп, алты елдан җиде елга кадәр колониягә хөкем иткәннәр иде. Июнь аенда Югары суд икесен аклаган, тик прокуратура карарга шикаять биргән һәм яңадан утырышлар башланган. Әлегә экс-полицейскийларның өчесе дә өй арестында.
Шул ук вакытта дознавательнең адвокаты Ирина Вәлиева журналистларга зыян күрүченең үзен җәберләүчеләрдән 100 миллион сум компенсация таләп итүен әйтте. Бу карарны ул әле 2019 елда ук кабул итте һәм хәтта ул вакытта шундый зур суммага ия булу теләген дә аңлатты.
Шикләнелүчеләрнең берсенең адвокаты Наил Баһаветдинов ул вакытта әлеге вакыйга киң яңгыраш алганнан соң, кыз Башкортстанда яши дә, эшли дә алмаячак, дигән иде.
Фото: башинформ
Читайте нас: