+3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
19 гыйнвар 2021, 14:00

30 мең сум өчен җан кыйганмы?

Бу җанөшеткеч хәл 2019 елда Уфада булган иде.

Бу җанөшеткеч хәл 2019 елда Уфада булган иде.

10 июньдә Андрей Буяк «Вепрь» маркалы карабиннан 24 яшьлек Рәсүл Абдрахмановны атып үтергән һәм 23 яшьлек Кристина Терентьеваны авыр яралаган иде.

Шаһитлар сүзләренә караганда, «Тойота Корола»да хәрәкәт иткән ир «Лада-Приора» машинасын «Көньяк автовокзал» тукталышыннан ерак түгел юл читенә чыгып туктарга мәҗбүр иткән, ә аннары машинасыннан чыккан һәм өч тапкыр "Лада" тәрәзәсенә аткан.

Руль артында утырган 25 яшьлек Рәсүл Абдрахманов шунда ук һәлак була, ә пассажир утыргычында булган Кристина Терентьеваның күкрәк читлеге һәм биле яралана. Зыян күрүчегә тукталышта булган кешеләр ярдәм итә. Дәваханәдә аңа операция ясыйлар.

Тикшерү барышында ачыкланганча, ирнең үлгән кешегә университетта имтихан тапшырган өчен 30 мең сум бурычы булган һәм очрашуга үзе белән махсус аучылык карабинын алган. Ягъни акчасын таләп иткән егет аны шулкадәр нәфрәтләндергән ки, Көньяк автовокзалда очрашу вакытында үтерү ысулын ул алдан ук уйлап тапкан. Югыйсә, ул мул тормышта яши, 30 меңгә көне калмаган.

Егет, аффект хәлендә җинаять кылдым, дип, азрак срокка исәп тоткан булгандыр да, присяжныйлар аны 9,6 елга катгый режимлы колониягә хөкем иткән.

Фото: мк.ру
Читайте нас: