-2 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
19 гыйнвар 2021, 16:20

Башта тудыр, аннары үстер, аннары... үтер...

"Мин сине тудырдым, мин сине үтерәм дә..." дип уйлады микән 50 яшьлек ир улының күкрәгенә пычак кадаганда?

"Мин сине тудырдым, мин сине үтерәм дә..." дип уйлады микән 50 яшьлек ир улының күкрәгенә пычак кадаганда?

Уфаның Киров районы суды «кеше үтерү» мәддәсе буенча 50 яшьлек кешегә карата хөкем карары чыгарды.

Башкортстан Прокуратурасы матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, 2020 елның гыйнварында төнлә улы дуслары белән әтисе янына килә. Туганнар арасында низаг килеп чыга, ул сугышка әйләнә, шуннан соң яшь кешеләр компаниясе фатирдан чыгып китә. Ир, пычак алып, үзен үпкәләтүчеләрне лифт янында куып тота һәм улының йөрәгенә пычак кадый. Егет тиздән баскыч мәйданчыгында үлә.

Хөкем ителүче үз гаебен танымаган. Суд аңа катгый режимлы холык төзәтү колониясендә җиде елга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләде. Хөкем карары әлегә законлы көченә кермәгән.

Фото: башинформ


Читайте нас: