-30 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Хокук
19 гыйнвар 2021, 17:00

"Сабый безнең белән булырга тиеш!.."

Кичә көндез 3 яшьлек баланы урлаганнар.

Кичә көндез 3 яшьлек баланы урлаганнар.

Sibnet басмасы хәбәр иткәнчә, бу хәл Бурятиядә булган. Билгесез ир-егет, кызчык яшәгән өйгә ишекне бәреп кереп, корал белән янап, өч яшьлек кызны урлап кача. Баланың әтисе шунда ук полициягә мөрәҗәгать иткән.

Арытаба хокук сакчылары җинаятьчене Улан-Удэ шәһәренә керү юлында тоткарлаган. Автомобильдә, җинаятьчедән тыш, хатын-кыз һәм бала була. Хатын кызның әнисе булып чыга. Арытаба ачыклануынча, хатын, ире белән аерылышкач, икенче ир-егет белән яши башлаган һәм алар баланың үзләре белән булуын теләгән. Алар, суд карарын көтмичә, баланы урлап качарга уйлаган.

Нәтиҗәдә, бу факт буенча җинаять эше кузгатылган. Урлаучыга 12 елга кадәр төрмә яный. Ә хатынны ана хокукыннан мәхрүм итәргә мөмкиннәр.

Фото: Правда ру сайтыннан
Читайте нас в