Бүген хөкем карары чыгарылуны көткән Рамил Шәмсетдиновның әтисе улының хәлен шәрехли.
Хезмәттәшләрен үтерүдә гаепләнгән Рамил Шәмсетдиновның әтисе, улым исән калуына шат түгел, дип саный. Бу хакта Сәлим Шәмсетдинов 20 гыйнварда "Газета. Ру"га биргән интервьюсында белдерде.
Исегезгә төшерәбез: 2019 елның көзендә ул хезмәттәшләренә ут ачкан иде. Сигез кеше һәлак булды, икесе яраланды. Бу вакыйганың төп версиясе - хәрби частьта уставтан тыш мөнәсәбәтләргә юл куелу. Дәүләт гаепләве аны 25 елга катгый режимлы колониягә хөкем итүне таләп итә.
Өлкән Шәмсетдинов суд-психиатрия экспертизасын үткәргән вакытта эксперт улына суицидка барган булса, яхшырак булачагы турында кисәтүен әйткән.
«Мин, чыннан да, аның асылынып үлмәвенә үкенгәнен тоям. Аның кыяфәтенә караганда, улым исән калуына шат түгел кебек", - диде Сәлим Шәмсетдинов, хәбәрченең бу хәлне ничек кичерүе турындагы соравына җавап биреп.
Ул, шулай ук, Рамил Шәмсетдиновның 15 елга ирегеннән мәхрүм ителүе мөмкин дип уйлый. Әтисе сүзләренә караганда, Рамил бу вакыт үткәннән соң ничек яшәячәген күз алдына да китерми.
Фото: static.zakon.kz