-5 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
21 гыйнвар 2021, 18:20

Күзенә пычак кадаган

Кырмыскалы районында коточкыч хәл булган.

Кырмыскалы районында коточкыч хәл булган.

Анда күзенә пычак тыгылган 30 яшьлек егетнең мәете табылган. Ачыклануынча, ул 81 яшьлек хатын һәм аның элек хөкем ителгән 59 яшьлек өйдәше белән табын корган.

Шунысы игътибарга лаек: соңгысы элегрәк кеше үтергән өчен хөкем ителгән булган. Бер арада шешәдәшләр бәхәсләшә башлый, хәл контрольдән чыга һәм өлкән ир яшьрәгенә берничә тапкыр пычак чәнчә. Шуннан соң ул бәхетсезнең сул күзенә пычак кадый.

Тиздән әлеге урынга полицейскийлар килгән, җинаятьче гаебен таныган. Үтерү факты буенча җинаять эше кузгатылган.

Фото: кп.ру

Читайте нас: