Барлык яңалыклар
Хокук
21 гыйнвар 2021, 13:45

"Каш йолкыйм, дип, күз чыгарма, ханым!.."

Уфада бер хатын-кыз аркасында балалар бакчасына көндезге ашны китерә алмаулары турында язган идек инде.

Уфада бер хатын-кыз аркасында балалар бакчасына көндезге ашны китерә алмаулары турында язган идек инде.

Бу күңелсез вакыйга Уфаның 58нче балалар бакчасы янында кабатлана. Биредә эшләүче хезмәткәрләр көн саен бер хатын-кызның капка алдына кыйммәтле автомобилен куюын күрә. Тәрбиячеләр аңардан машинасын башка урынга күчерүен сорый, чөнки ул учреждениегә керү юлын яба.

Әмма хәзер хатын хезмәткәрләргә ачыктан-ачык тупас сүзләр әйтә башлаган. Бу хәлне тәрбиячеләр видеога төшергән һәм әлеге язманы социаль челтәрләр киңлекләрендә тараткан.

Тәрбиячеләр хатын-кызга юкка гына мөрәҗәгать итмәгән. Ул капка янына машинасын куйганда балалар бакчасына нәниләргә ризык алып киләләр. Нәтиҗәдә, балалар төшке ашны график буенча билгеләнгән вакытта ашый алмый. Алар бер, кайчак ике сәгать көтәргә мәҗбүр.

Балалар бакчасы хезмәткәрләре автомобильнең "текә" кешеләрнеке булуын белдерә. Шуңа күрә аның белән ЮХХДИ хезмәткәрләре шөгыльләнми, диләр.

Социаль челтәрләрдә утыручылар хатынның шәхесен ачыклаган инде. Аларның мәгълүматларына караганда, аның исемендә суд приставларында миллион сум бурычы "эленеп" тора. Шулай ук, Интернетта утыручылар аның каш йолку һәм тырнак буяу остасы булып эшләвен дә белдерә.

Фото: bash.news/news сайтыннан
Читайте нас в