Хәзер аңа 7 ел төрмә яный.
Уфада 38 яшьлек элекке суд приставы һәм аның 31 яшьлек арадашчысы Русия Җинаять кодексының «Вазыйфадан усал нияттә файдалану», «Зур күләмдә ришвәт алырга маташу» һәм «Ришвәт алуда арадашчылыкка омтылу» мәддәләре буенча гаепләнә, дип хәбәр итәләр Башкортстан Прокуратурасыннан.
Эш материаллары буенча, 2019 елның августында суд приставы бурычлы кешенең "Nissan X-trail" автомобилен махсус стоянкага урнаштырган. Аны янә кайтарып бирер өчен 46 мең сум акча сораган. Приставның дусты арадашчы булган. Бурычлы кеше бу хакта хокук саклау органнарына хәбәр иткән.
Суд приставлары федераль хезмәте хезмәткәре ышаныч югалу сәбәпле эштән куылган, ул үз гаебен танымаган. Суд аны 7 ел да 2 айга гомум режимлы колониягә хөкем иткән. Ул төрмәгә балигъ булмаган баласына 14 яшь тулгач озатылачак. Ә арадашчыны 3 елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм иткәннәр.
Фото: "Башинформ"