-5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
21 гыйнвар 2021, 14:30

Рамил Шәмсетдиновка хөкем карары чыгарылды

Йөрәк кенә түзсен...

Йөрәк кенә түзсен...

Читадагы хәрби суд 8 кешене атып үтергән Рамил Шәмсетдиновка 24 ел да 6 ай төрмә җәзасын билгеләгән. Ул җәзаны каты режимлы холык төзәтү колониясендә үтәячәк.

Гаепләү ягы Шәмсетдиновны 25 елга ирегеннән мәхрүм итүне сораган иде. Присяжныйлар аны кеше үтерүдә гаепле дип таныды, ләкин җәзасы йомшартылуга лаек дип тә тапты. Хокук яклаучылар Шәмсетдиновка җәза срогы кыскарак булыр дип фаразлаган иде.

Моннан тыш, суд Шәмсетдиновтан һәлак булган һәм зыян күргән солдатлар гаиләләренә 9,8 миллион сум күләмендәге әхлакый зыян компенсациясен түләтергә карар кылган.

2019 елның октябреннән сак астында тотылу вакыты исәпкә алынып, Шәмсетдиновның җәза үтәү вакыты бераз кыскартылачак.

"Без хөкем карары белән риза түгел, шикаять бирәчәкбез. Әлегә документлар кулда түгел. Барысын да өйрәнәчәкбез. Әхлакый зыян өчен соралган акча да зур, ул карар белән дә килешмибез", - дигән "Азатлык"ка адвокат Руслан Нәгыев.

Фото: rg.ru


Читайте нас: