+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
21 гыйнвар 2021, 12:00

Сак булыгыз, ялган акча таралган!

Кулъяулыкка төйнәп, түшәк астына кыстырып куйган акчаларыгызны барлагыз әле, арасында ялганнары юкмы икән?

Кулъяулыкка төйнәп, түшәк астына кыстырып куйган акчаларыгызны барлагыз әле, арасында ялганнары юкмы икән?

Уфада 5000 сумлык ялган купюралар сатуда шикләнелүчеләр бар.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, 23-35 яшьлек дүрт кеше ялган купюралар белән Уфаның сәүдә нокталарына кергән һәм анда арзанлы товар сатып алган. Шул рәвешле, алар әлеге акчаларны чын банкноталарга алмаштырган. Соңрак ялган акча кибет, банк хезмәткәрләре тарафыннан ачыкланган. Полиция хезмәткәрләре эше нәтиҗәсендә ялган акча җитештерүчеләрнең эзенә төшкәннәр.

Шикләнелүчеләр тоткарланган. Оперативниклар сәүдә нокталарыннан берничә ялган банкнота алган. Ялган акчаларны саклау һәм тарату факты буенча җинаять эшләре кузгатылган. Әлеге мәддә сигез елга кадәр иректән мәхрүм итүне күздә тота.

Фото: "Башинформ"
Читайте нас: