-4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
21 гыйнвар 2021, 16:25

Укучының борынын сындырган иде...

Хәзер ир суд алдында җавап тотачак.

Хәзер ир суд алдында җавап тотачак.

Бакалы районының Иске Корыч авылында яшәүче ирнең укытучы хатынының укучысын кыйнавы турында язган идек инде.

Район прокуратурасы мәктәп укучысына кул күтәргән 51 яшьлек иргә карата “Сәламәтлеккә аңлы рәвештә зыян китерү” мәддәсенә ярашлы җинаять эше буенча гаепләү актын раслаган. Бу хакта "Башинформ" агентлыгы хәбәр итә.

Күзәтчелек ведомствосы матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, гаепләнүченең хатыны, Иске Корыч авылы урта мәктәбе укытучысы, аңа җиденче сыйныфта укучысының үз-үзен тотышы начар булуына зарланган. Ир дәрестә тыңлашмаучы үсмергә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен йодрык белән аңлата. Узган елның октябрендә ул малайны урамда каршы ала һәм аның борынына суга. Нәтиҗәдә, укучының борыны сынган һәм баш мие селкенгән.
Укытучының ире үз гаебен таныган. Җинаять эше тикшерү өчен Бакалы районы буенча мировой судьяга җибәрелгән.

“Бу хәлдән соң район прокуратурасы тикшерү оештырды, аның нәтиҗәләре буенча мәктәп педагогларын шелтә рәвешендә дисциплинар җаваплылыкка тарттырдылар”, — дип аңлаттылар ведомствода.

Әлбәттә, тормыштагы нинди генә катлаулы очракта да конфликтны йодрык белән хәл итәргә тырышу - бернинди калыпларга да сыймый торган күренеш. Балалар белән бәйле очракта - бигрәк тә. Укучылар һәм укытучылар белән бәйле мондый мәсьәләләр мәктәп хакимияте, педагогик коллектив, ата-аналар белән берлектә хәл ителергә тиеш.

Фото:kudrovolife.ru
Читайте нас: