+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
22 гыйнвар 2021, 12:47

Кертсәң керт дустыңны кунарга...

Уфада яшәүче берәү 50 мең сумлык мөлкәтеннән колак каккан. Ни булган?

Уфада яшәүче берәү 50 мең сумлык мөлкәтеннән колак каккан. Ни булган?

Уфада яшәүче 28 яшьлек ир талаучы корбаны була. Җинаятьче аның фатирыннан механик сәгатьләр, кесә телефоны, планшет, ноутбук һәм 5 мең сум акча урлаган. Бу турыда Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итәләр.

Ир алдагы көнне хезмәттәшен өендә кунарга калдырган булган. Якынча мәгълүматларга караганда, зыянның гомум суммасы 50 мең сум тәшкил иткән.

Җинаять кылуның төрле вариантларын караганнан соң, хокук саклау хезмәткәрләре каракның эзенә төшә. Ул 20 яшьлек ир булып чыга, карак урланган милекне ломбардка тапшыра, ә аннан алган акчаларны шәхси ихтыяҗларына сарыф итә.

Шикләнелүчегә карата җинаять эше кузгатылган. Хәзерге вакытта бу хәлнең барлык шартлары да ачыклана.

Фото:bash.news
Читайте нас: