-5 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
22 гыйнвар 2021, 00:09

Сөялгәнсең чатта баганага...

Юк ла... Сөялеп тә тормагансың, компьютер төймәсенә генә баскансың. Хәзерге заманда виртуаль фәхишәләр баеп ята.

Юк ла... Сөялеп тә тормагансың, компьютер төймәсенә генә баскансың. Хәзерге заманда виртуаль фәхишәләр баеп ята.

Русия Эчке эшләр министрлыгының Туймазы районы буенча полиция бүлегенә Яр Чаллыда яшәүче мөрәҗәгать иткән.

Ир ерак юлларда йөк машинасы йөрткән һәм Туймазы шәһәре яныннан узып барганда интим хезмәтләр күрсәтү өчен "кыз" чакыртырга теләгән. Ул социаль челтәрнең бер төркемендә белдерү тапкан һәм аның белән танышкан. Аралашу барышында ир яңа танышына кесә банкыннан 10 мең сумга якын акча күчергән. Тик шуннан соң кыз җавап бирми башлаган.

Узган тәүлек эчендә республика полициясенә кылынган мошенниклык турында 18 хәбәр килгән. Алар арасында банк учреждениеләре хезмәткәрләре сыйфатында гражданнарны алдауның 3 очрагы, тагын 7 се – товарлар сатып алганда, 5се – хезмәт күрсәткәндә.

Кемдер кызганыч, әлбәттә, Яр Чаллы юлчысына Юлай күршем әйтмешли: "Уғашулгәрәк", диясе генә килә дә бит, ул шофер гомерлек буйдак булса нишләргә...



Фото: "Башинформ"


Читайте нас: