-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Хокук
22 гыйнвар 2021, 12:17

"Улыма - 24,5 ел төрмә, бабайчылыкка - яшел ут..."

Байкал аръягындагы хәрби частьтә хезмәттәшләрен атып үтергән Рамил Шәмсетдиновның әтисе улына чыгарылган хөкем карарына мөнәсәбәтен белдерде.

Байкал аръягындагы хәрби частьтә хезмәттәшләрен атып үтергән Рамил Шәмсетдиновның әтисе улына чыгарылган хөкем карарына мөнәсәбәтен белдерде.

Читадагы хәрби суд 8 кешене атып үтергән Рамил Шәмсетдиновка 24 ел да 6 ай төрмә җәзасын билгеләгән. Ул җәзаны каты режимлы холык төзәтү колониясендә үтәячәк. Моннан тыш, ул каза күрүче гаиләләрнең һәрберсенә 1,5 миллион сум акча түләргә тиеш.

Рамилнең әтисе Сәлим Шәмсетдинов «Подъем» басмасына мондый зур срокны көтмәгәнлеге турында сөйләгән һәм компенсация түләргә бернинди мөмкинлек тә юк, дип билгеләп үткән.

"Мондый сумманы түләү чынга ашарлык түгел. Каян булсын аның бу кадәрле акчасы? Ул бит әле тормышта бер көн дә эшләмәгән. Әллә алар мин түләрмен дип уйлыймы? Айга 20 мең пенсиям бар, күптән түгел инсульт булды. Рамилне көтеп алсыннар, аннары таләп итсеннәр... Мин 15 ел бирерләр дип көткән идем, иң күбе – 17. Алар, гомумән, ниндидер күрсәткеч суд оештырдылар. Һәлак булганнарның барысының да гаепле булуын исбатладылар бит инде. Ул бит аларга юкка гына атмаган, кыйнаганнары, мәсхәрәләхәннәре өчен... Армиядә башбаштаклык нигәдер аклана. Минем фикеремчә, алар бабайчылыкка яшел ут бирделәр".

Рамил Шәмсетдиновның адвокатлары суд карарына шикаять бирергә ниятли.

Фото: rg.ru


Читайте нас в